Гармунчы моңы

Уянам да карыйм Идел өсләренә,
Җемелдиләр таң нурында ал дулкыннар,
Яр буенда чәчәк аткан алмагачтан
Дулкыннарга сибелеп тора язгы моңнар.

Уянам да уйлыйм моңлы серләремне,
Минем серләр ачык алар, син тыңласаң,
Таңда кояш чыкмас кебек иртәгәсен,
Бәгырем, әгәр минем янда син булмасаң.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (5 голосов)
« »