Тибрәнә җыр күңелдә

Язын сыерчыклар кайтып,
Оясын тапса,
Бакчаларда алмагачлар
Шау чәчәк атса,
Кояш көлсә, ай елмайса
Илем күгендә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелемдә!

Бәхетле елмаеп, ана
Баласын кочса,
Тыныч күктә ак юл сызып,
Самолет очса,
Дуслар гөрләшеп утырса
Табын түрендә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелемдә!

Шауласа бодай кырлары,
Бөртеккә тулып.
Чакырса ерак офыклар,
Яңа юл булып.
Үсеп чыкса зур бер кала
Туган җиремдә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелемдә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (54 голоса)
« »