Ышанма (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Яңгыратып авылым урамнарын
Тальян гармунымда уйныйм мин.
Син яраткан җырны кабат-кабат
Тәрәзәңә карап җырлыйм мин.

Ышанма, ышанма, ышанма син,
Ышанма син ятлар сүзенә.
Искә алып үткән мизгелләрне,
Елмаеп кара син күземә.

Йөрәгемдә минем тик син генә,
Йолдызым син күңелем күгендә.
Көтәм сине, бәгърем, килерсең дип,
Тәүге мәхәббәтем син генә.

Ышанма, ышанма, ышанма син,
Ышанма син ятлар сүзенә.
Искә алып үткән мизгелләрне,
Елмаеп кара син күземә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »