Син китергән кайгы — шатлык

Синсез килгән шатлыкларым
Шатлык булмаган икән.
Куанычларым булса да,
Дөнъя шатлыкка тулса да,
Күңелем тулмаган икән.

Куанычларым булса да,
Дөнъя шатлыкка тулса да,
Күңелем тулмаган икән.

Синсез килгән кайгыларым
Кайгы түгелләр икән.
Өзгәләнеп үзәкләрем,
Тамчы-тамчы күз яшьләрем
Юкка түгелгән икән.

Өзгәләнеп үзәкләрем,
Тамчы-тамчы күз яшьләрем
Юкка түгелгән икән.

Шатлыкларга, кайгыларга,
Бар язмышым бәйләнде.
Күңелемнән таша сафлык —
Син китергән кайгы-шатлык
Ак бәхеткә әйләнде!

Күңелемнән таша сафлык —
Син китергән кайгы-шатлык
Ак бәхеткә әйләнде!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »