Волжанка

Категория: көе сүзләре

Идел буенда кич җем-җем утлар,
Утлар яна Идел ярында…
Синең белән ничә төн уздырдык
Дуслар яккан учак янында.

Татар кызы үзең, сихерләнеп,
«Волжанка»ны миңа җырладың.
Җырың белән безнең саф сөюне,
Тәүге мәхәббәтне зурладың.

Әллә шуңа инде бүген дә мин
Шушы җырны бигрәк яратам.
Сине сагынганда, «Волжанка»ны
Тыңлап хәсрәтемне таратам.

Инде кемдер җырлый «Волжанка»ны,
Сагышлымы ул да, көрсенә.
Әмма, яшьлек дустым, синең кебек
Җырлый алмый аны берсе дә.

Голосов пока нет
« »