Читекләр

Безнең Арча читекләре
Елтыр ука бизәкле.
Читек кигән чибәр кызлар
Өзә бәгырь-үзәкне.
Эх, укалы читекләр!
Читек кигән кызлар белән
Бию рәхәт, егетләр!

Безнең Арча читекләре,
Үкчәләре түгәрәк.
Сабан туйларын шаулатып
Йөрик әле бергәләп.
Эх, каюлы читекләр!
Читек тегүче бер сылу
Каш сикертте, егетләр!

Безнең Арча читекләре,
Яшеле бар, сарысы.
Читекле кыз — гүзәлем дип
Яна-көя барысы.
Эх, чигүле читекләр!
Читек кигән чибәрләрдән
Колак какмыйк, егетләр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »