Мин булмам

Категория: көе сүзләре

Аһ, бу көзге кичнең зәңгәрлеге,
Урамнарга сихри моң тулган.
Айлы кичтә балкып килер идем
Диярсең дә — инде мин булмам.

Шаулы язда нинди могҗиза бу?
— Таулар итәгендә ак томан.
Томаннардан эзләп табар идем
Диярсең дә — инде мин булмам.

Ялгызлыктан өшегән чагың булыр,
Ялварырсың, дустым: «Мин туңам».
Йөрәк җылың белән җылыт мине
Диярсең дә — инде мин булмам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »