Ирекле күбәләкләр

Категория: Авторлары

Йолдызлар да икебезгә яна,
Җилләр исә икебез өчен дә.
Саф һавалар, сулар синең өчен,
Мин яшимен синең өчен дә.

Синең өчен тудым, сине көттем,
Икебезгә безнең бер гомер.
Миннән китмә, җаным миннән китмә,
Ничек яшәрмен мин берүзем?

Күктә кояш икебезгә яна,
Йөрэк тибә икебез өчен дә.
Җиләк пешә, чәчкә ата гөлләр,
Синен өчен, минем өчен дэ.

Синең өчен тудым, сине көттем,
Икебезгә безнең бер гомер.
Миннән китмә, җаным миннән китмә,
Ничек яшәрмен мин берүзем?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »