Язмыш (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Үткәннәрне уйлап уйлаганда
Йөрәгемне били сагышлар.
Нигә генә икән, бу дөнъяда,
Без дигәнчә булмый язмышлар?

Ничек кенә өзелеп сөйсәң дә син
Яшьлек ярым кала ятларга.
Туры килә тормыш юлым сиңа,
Башка берәү белән атларга.

Әйтерсең дә фани бу дөнъялар
Тик ялгыштан гына торалар.
Гомерләрнең кадрен белмәенчә
Кеше үзенә киртә корадыр —
"Без дигәнчә булмый язмышлар".

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »