Ни хәл итимен

Кочагыңда эре тамыр идем
Булсам әгәр гүзәл кар кызы.
Ямьле язлар бүләк итәр идем
Эгәр булсам утар кыр казы.

Ни хәл итимен, ни хәлләр түзимен,
Сөюемнең син бит давасы.
Ышанырлык, мәңге сакланырлык,
Җылы сүзләр кайдан табим мин.

Ерак кайтыр идем, җылы яктан,
Кайнар сөю олы мәхәббәт.
Оя корыр идек зәңгәр күлдә
Яшәү рәхәт бит ул бергәләп.

Ни хәл итимен, ни хәлләр түзимен,
Сөюемнең син бит давасы.
Ышанырлык, мәңге сакланырлык,
Җылы сүзләр кайдан табим мин.

Хыялларым, минем хыялларым,
Назлы ярым, хәтфә урманым.
Бөтерелеп сөю давылында
Күрми калмый яшьлек узганы.

Ни хәл итимен, ни хәлләр түзимен,
Сөюемнең син бит давасы.
Ышанырлык, мәңге сакланырлык,
Җылы сүзләр кайдан табим мин.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »