Авылыма (икенче вариант)

Чит-ят илләрдән, ерак җирләрдән,
Кайтып та кергәнем юк.
Синнән дә якын, синнән дә якты,
Авылны күргәнем юк.

Кая карама җыр-моң тарала,
Без яшь чактагы кебек.
Яшь чаклар уза, яшьләр җыр суза,
Минем кайтканны белеп.

Җырлап та алам, елап та алам,
Сагынган чакларымда.
Күгемдә юк ай, адаштым бугай,
Җиде юл чатларында.

Кая карама җыр-моң тарала,
Без яшь чактагы кебек.
Яшь чаклар уза, яшьләр җыр суза,
Минем кайтканны белеп.

Авыл үз икән, әй газиз икән,
Үзәкне өзә икән.
Сагындырсаң да, табындырсаң да,
Бәгерьләр түзә икән.

Кая карама җыр-моң тарала,
Без яшь чактагы кебек.
Яшь чаклар уза, яшьләр җыр суза,
Минем кайтканны белеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »