Әллә көлеп аласы?

Рәсемеңне алыймында
Сүзләреңә багыймын.
Иренеңә кагылыймын
Чәчләреңнән назлыймын, назлыймын,
Чәчләреңнән назлыймын.

Әллә көлеп аласы?
Әллә елап аласы?
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?
Әллә җырлап аласы?

Күзләренмне йомыймында
Аргәңдә дип күримен.
Кочагына ташланыймын
Иркәләп бер үбимен, үбимен,
Иркәләп бер үбимен.

Әллә көлеп аласы?
Әллә елап аласы?
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?
Әллә җырлап аласы?

Иртән, кичен, төнен көндез,
Сине юксып йөзимен.
Әйтче җаным бу сагышка
Тагын күпме түзимен, түзимен?
Тагын күпме түзимен?

Әллә көлеп аласы?
Әллә елап аласы?
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?
Әллә җырлап аласы?

Түзәрмен дә, көтәрмен дә,
Сагынып сусап сине.
Тик кадерлем син тизерәк
Әйләнеп кайтсам иде, иде,
Әйләнеп кайтсам иде.

Әллә көлеп аласы?
Әллә елап аласы?
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?
Әллә җырлап аласы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар « »