Сайра сары сандугачым

Сайра, әйдә, сары сандугачым
Өзелеп — өзелеп Сакмар буенда.
Дәртләндереп сайра сандугачым
Син булырсың минем уемда.

Сайра, әйдә, сары сандугачым
Калдырма син мине ялкында.
Дәртләндереп сайра сандугачым
Мин уйлыймын синең хакында.

Сайра, әйдә, сары сандугачым
Ямьле генә Сакмар буенда.
Дәртләндереп сайра сандугачым
Кавышырбыз сабантуенда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »