Туган йортка

Категория: көе сүзләре

Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Нигеземә үскән кычыткан.
Моңсу йозак моңсу караш белән
Көтә микән мине бик күптән?

Кайда әткәм?
Кайда әнкәм?!
Кайда минем туганнар?!
Кайда гармун?
Кайда җыр-моң?!
Дуслар кайда булганнар?!
Туган йортның тәрәзләрен
Ник кадаклап куйганнар?!!

Газиз туган авылым урамыннан
Йөгереп йөри чит-ят балалар,
Йорт башында яткан агач тайлар
Йөрәккә ник шом-зар салалар?

Кайда әткәм?
Кайда әнкәм?!
Кайда минем туганнар?!
Кайда гармун?
Кайда җыр-моң?!
Дуслар кайда булганнар?!
Туган йортның тәрәзләрен
Ник кадаклап куйганнар?!!

Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Ишегемдә тутык зур йозак.
Чирәмнәргә ятып еласам да,
Кайтмас яшьлек, кайтмас балачак.

Кайда әткәм?
Кайда әнкәм?!
Кайда минем туганнар?!
Кайда гармун?
Кайда җыр-моң?!
Дуслар кайда булганнар?!
Туган йортның тәрәзләрен
Ник кадаклап куйганнар?!!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »