Кем моңая?

Шәһәр йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар, заводлар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.

Өздерепләр, өзелепләр
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өтеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Сүтелер йорт. Аның бүрәнәсе
Утын итеп беркөн ягылыр.
Тик нигездә бисмилладай изге
Гармун моңы сеңгән җыр калыр.

Өздерепләр, өзелепләр
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өтеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Һәр нәрсәнең башы булган кебек
Бар уртасы, бардыр азагы.
Дөнья фани, бар да беркөн сүнә…
Сүнми моңнар — җырлар учагы.

Өздерепләр, өзелепләр
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өтеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »