Абыема (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Дусларны әйбәт-начарга
Юк гомергә бүлгәнем.
Ә шулай да, күп дуслардан
Син якын һәм кадерле.

Күпчак «Дус!..» дип дәшәргә дә,
Оялыплар тел бармый.
Син бит чын дус кына түгел,
Чын-чыннан газиз абый!

Бәйрәмнәрдән тормый тормыш,
Хәсрәте бар, кайгысы…
Бәлаләрдән араларга
Һәркемнең юк абыйсы.

Күпчак «Дус!..» дип дәшәргә дә,
Оялыплар тел бармый.
Син бит чын дус кына түгел,
Чын-чыннан газиз абый!

Мин бәхетле, абыем бар,
Куаныч, таянычым.
Булсам иде чын энекәш
Мин дә бит синең өчен.

Күпчак «Дус!..» дип дәшәргә дә,
Оялыплар тел бармый.
Син бит чын дус кына түгел,
Чын-чыннан газиз абый!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.9 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »