Оныклар

Сизми калдык, кай арада
Үсеп җиткән балалар?
Орчык хәтлем иделәр бит,
Өрлек кадәр булганнар.
Үзләре дә инде хәзер
Әткәй-әнкәй булганнар.

Мут булсыннар, ут булсыннар
Җан парәсе — оныклар.
Кем генә булса да алар,
Тәүдә кеше булсыннар!

Җан атабыз, яратабыз
Оныкларны күрепләр.
Орчык хәтлем булсалар да,
Яшен уты кебекләр.
Безнекеләр иң акыллы,
Безнекеләр иң шәпләр!

Мут булсыннар, ут булсыннар
Җан парәсе — оныклар.
Кем генә булса да алар,
Тәүдә кеше булсыннар!

Сөеп-назлап туялмыйбыз
Нәселнең дәвамнарын.
Бәхет-тәүфыйкта үсеннәр,
Нәселнең дәвамнары.
Бәхет-тәүфыйкта үсеннәр
Баламның балалары.

Мут булсыннар, ут булсыннар
Җан парәсе — оныклар.
Кем генә булса да алар,
Тәүдә кеше булсыннар!

Матурларым, батырларым —
Оныка, оныкларым.
Аларны күрү шатлыгы —
Бәхетле минутларым!

Мут булсыннар, ут булсыннар
Җан парәсе — оныклар.
Кем генә булса да алар,
Тәүдә кеше булсыннар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »