Нәнәй

«Балабыз баласы — балдан татлы!»
Дип әйтә безнең нәнәй.
Ак намазлык өсләрендә
Изге теләкләр тели.

«Әби» дибез,
«Нәнәй» дибез,
Газиз дәү әнкәбезгә.
Әнкәй кебек,
Әткәй кебек
Ул да бик якын безгә!
Тазалык һәм озын гомер
Телик кадерлебезгә!

Җырлый белә нәнәй, бии белә,
Белә такмак, мөнәҗәт,
Һәрчак матур булып бетә
Ул сөйләгән әкият.

«Әби» дибез,
«Нәнәй» дибез,
Газиз дәү әнкәбезгә.
Әнкәй кебек,
Әткәй кебек
Ул да бик якын безгә!
Тазалык һәм озын гомер
Телик кадерлебезгә!

Бәйләм бәйли нәнәй, тегә, чигә,
Ул белмәгән эшләр юк.
Үлән чәе, бәлешләре
Була телне йотарлык.

«Әби» дибез,
«Нәнәй» дибез,
Газиз дәү әнкәбезгә.
Әнкәй кебек,
Әткәй кебек
Ул да бик якын безгә!
Тазалык һәм озын гомер
Телик кадерлебезгә!

Дәү әни һәм дәү әтидә үссә,
Иманлы була бала.
Тәүфыйк, Иман, Коръән сүзе
Бала җанына тула.

«Әби» дибез,
«Нәнәй» дибез,
Газиз дәү әнкәбезгә.
Әнкәй кебек,
Әткәй кебек
Ул да бик якын безгә!
Тазалык һәм озын гомер
Телик кадерлебезгә!

Дәү әнинең изге теләкләре,
Догасы, фатыйхасы
Бик тә кирәк, анар — терәк,
Алар — дөнья тоткасы.

«Әби» дибез,
«Нәнәй» дибез,
Газиз дәү әнкәбезгә.
Әнкәй кебек,
Әткәй кебек
Ул да бик якын безгә!
Тазалык һәм озын гомер
Телик кадерлебезгә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »