Җан-дусларым янда булганда!

Категория: көе сүзләре

Беркемнең дә бәхет канатларын
Берүк, Аллам, берүк каерма.
Өзелеп-өзөлеп сөйгән җан-ярлардан,
Чын дуслардан, Ходам, аерма!

Кайгырмыймын, һич тә кайгырмыйм
Күңелемә моң-зар тулганга.
Тарала уй, мең-мең хәсрәт-кайгы
Җан дусларым янда булганда!

Җан дусларың кадерләрен белеп,
Җырлап яшәүләргә ни җитә?
Дуслык кадерен белгән изге җанны
Һәркем якын күреп үз итә.

Кайгырмыймын, һич тә кайгырмыйм
Күңелемә моң-зар тулганга.
Тарала уй, мең-мең хәсрәт-кайгы
Җан дусларым янда булганда!

Мәрхәмәтсез тормыш диңгезендә
Берүк ялгыз һичкем йөзмәсен.
Сөйгән ярлар, дуслар арасына
Кара җаннар кермәсен.

Кайгырмыймын, һич тә кайгырмыйм
Күңелемә моң-зар тулганга.
Тарала уй, мең-мең хәсрәт-кайгы
Җан дусларым янда булганда!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »