Дуслар кирәк!

Категория: көе сүзләре

Бар эле, бар дуслар белән
Ашап-эчәсе.
Бар эле бар сезнең белән
Бәйрәм итәсе!
Дуслар кирәк! Дуслар — терәк
Тормыш юлында.
Дуслар белән гөрләп яшәү —
Ходай кулында.

Бәйрәмнәрдә генә түгел,
Дуслар гел кирәк.
Дуслар кайгы-шатлыкларда
Һәрчак гел терәк.
Чын җан дуслар алтыннардан
Кыйммәт, күб(е)рәк.
Алар кайгы-шатлыкларда
Булсын күб(е)рәк.

Дуслар артса, малың артыр,
Дәрәҗәң артыр.
Чын җан дуслар туган итеп
Сине яратыр.
Дусың булса, шундый булсын:
Үзеңнән яхшы.
Тормыш юлын үтәр өчен
Җан дуслар тапчы!

Бәйрәмнәрдә генә түгел,
Дуслар гел кирәк.
Дуслар кайгы-шатлыкларда
Һәрчак гел терәк.
Чын җан дуслар алтыннардан
Кыйммәт, күб(е)рәк.
Алар кайгы-шатлыкларда
Булсын күб(е)рәк.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »