Сыерчыклар оча

Категория: көе сүзләре

Сыерчыклар оча. Оялар кала,
Балалары канат ныгытса.
Ата йорты моңсу булып кала,
Балалары китеп югалса.

Сыерчыклар түгел, без, кешеләр, бит ул
Туган җирне чит-ят итәбез.
Чит җирләрнең йөзен бизибез дә,
Зиратына кайтып ятабыз.

Сыерчыклар оча. Оялар кала,
Балалары канат ныгытса.
Нигезеннән берчак һичкем китмәс,
Үз Ватаны улын ул итсә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »