Энекәш

Үскәндә дә акыл белән үстең.
Йөр(е)мәдең безгә салышып.
«Мин үзем!» дип эшнең авырына
Тотындың син һәрчак ныкышып.
«Мин төпчек!» дип, төпле итеп,
Һәрбер эшне кылдың тырышып.

Без туган йорт хәзер синең кулда,
Нигез исән, рәхмәт, энекәш!
Шатланыплар карый күктән әткәй-әнкәй.
Куаныплар ята,
Җырлап ята
Ерак бабам салган нигез-таш.
Синең янга хәзер кайтабыз без.
Йөзең якты, әзер кайнар аш.

Шау-чәчәктә җиләк-җимеш үскән,
Чия, алма үскән бакчабыз.
Табын корып, гармун уйнап, җырлап,
Без шушында күңел ачабыз.
Дөньяларны иртә ташлап киткән
Якыннарны искә алабыз.

Без туган йорт хәзер синең кулда,
Нигез исән, рәхмәт, энекәш!
Шатланыплар карый күктән әткәй-әнкәй.
Куаныплар ята,
Җырлап ята
Ерак бабам салган нигез-таш.
Синең янга хәзер кайтабыз без.
Йөзең якты, әзер кайнар аш.

Иш(е)леп тора йортта байлык-муллык,
Исәнбез без, исән туган йорт.
Без кайтканга ихлас шатланыплар
Тора йорткай көлеп, елмаеп.
Кайткан саен яшәргә көч-гайрәт
Алып китәбез без куанып.

Без туган йорт хәзер синең кулда,
Нигез исән, рәхмәт, энекәш!
Шатланыплар карый күктән әткәй-әнкәй.
Куаныплар ята,
Җырлап ята
Ерак бабам салган нигез-таш.
Синең янга хәзер кайтабыз без.
Йөзең якты, әзер кайнар аш.

Туган йортыбызның бүгенгесе,
Киләчәге — синең кулыңда.
Әй, энекәш, без дип җаннар атып,
Табын коргансың син тагын да.
Җан-яркаең, газиз балаларың,
Туган-тумачалар янында.

Без туган йорт хәзер синең кулда,
Нигез исән, рәхмәт, энекәш!
Шатланыплар карый күктән әткәй-әнкәй.
Куаныплар ята,
Җырлап ята
Ерак бабам салган нигез-таш.
Синең янга хәзер кайтабыз без.
Йөзең якты, әзер кайнар аш.

Голосов пока нет
« »