Хуҗа

Һәркөн эшкә ашыгабыз
Бәйрәмгә барган кебек.
Кояш кебек анда безне
Хуҗабыз тора көтеп.

Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Кайгы-хәсрәтләр күрмә!
Синең белән безне алда
Мең бәхет, уңыш көтә.
Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Һәркөн изгелекләр күр.
Синең белән һич куркытмый
Авыр эшләр, биек үр.

Җил-яңгырлар тидермисең.
Син әткәй, әнкәй кебек.
Үзебезне хис итәбез
Ходай куенында кебек.

Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Кайгы-хәсрәтләр күрмә!
Синең белән безне алда
Мең бәхет, уңыш көтә.
Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Һәркөн изгелекләр күр.
Синең белән һич куркытмый
Авыр эшләр, биек үр.

Кирәк чакта усал була,
Кирәк чакта ягымлы.
Җитди хуҗа, мең эш белә,
Юктыр андый акыллы.

Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Кайгы-хәсрәтләр күрмә!
Синең белән безне алда
Мең бәхет, уңыш көтә.
Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Һәркөн изгелекләр күр.
Синең белән һич куркытмый
Авыр эшләр, биек үр.

Биләгән эш урыны түгел,
Син бизисең эшеңне.
Безгә ходай җибәргәндер
Сездәй изге кешене.

Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Кайгы-хәсрәтләр күрмә!
Синең белән безне алда
Мең бәхет, уңыш көтә.
Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Һәркөн изгелекләр күр.
Синең белән һич куркытмый
Авыр эшләр, биек үр.

Эш аты ул безнең хуҗа.
Кулыннан утлар уйный.
Аңа атап, аны мактап,
Булмый бер җыр җырламый.

Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Кайгы-хәсрәтләр күрмә!
Синең белән безне алда
Мең бәхет, уңыш көтә.
Хуҗа, хуҗа, күрмә нужа,
Һәркөн изгелекләр күр.
Синең белән һич куркытмый
Авыр эшләр, биек үр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »