Юл төзүчеләр җыры

Категория: көе һәм сүзләре

Кеше аягы басмаган
Ком-чүлләрдә, сазларда
Тимер өзәр шәп егетләр
Көн-төн юллар салалар.

Юл төзүче — син тылсымчы!
Мактаулы авыр эшең!
Көн дә сиңа рәхмәт укый
Юлларда йөргән кеше!
Юл төзүче — син сихерче!
Бетмәслек гайрәт-көчең!
Араларны, йөрәкләрне
Бәйли синең кул көче!

Чишмәләрдән елга була,
Сукмаклардан була юл.
Дәръя кичеп, ташлар кисеп,
Юллар салу савап ул!

Юл төзүче — син тылсымчы!
Мактаулы авыр эшең!
Көн дә сиңа рәхмәт укый
Юлларда йөргән кеше!
Юл төзүче — син сихерче!
Бетмәслек гайрәт-көчең!
Араларны, йөрәкләрне
Бәйли синең кул көче!

Җан дус, туган, гашыйкларны
Такыр юллар бәйләсен.
Юл төзегән изге җаннар
Җырлап-гөрләп яшәсен!

Юл төзүче — син тылсымчы!
Мактаулы авыр эшең!
Көн дә сиңа рәхмәт укый
Юлларда йөргән кеше!
Юл төзүче — син сихерче!
Бетмәслек гайрәт-көчең!
Араларны, йөрәкләрне
Бәйли синең кул көче!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »