Радуга

Мең эшләрдән арып-талып,
Күңел сораса дәва,
Мең чирләрдән арындыра
Таза су, чиста һава.

Салават күпере — «Радуга»!
Бар юллар сиңа илтә.
Фәрештәдәй табипларның
Дәвалары яшәртә.
Салават күпере — «Радуга»!
Бар юллар сиңа илтә.
Таза суың, чиста һаваң
Картларны егет итә!

Шифаханә, курортларның
Юк исәбе, юк саны.
Тик Уфаның «Радуга»сын
Инде меңнәр сайлады.

Салават күпере — «Радуга»!
Бар юллар сиңа илтә.
Фәрештәдәй табипларның
Дәвалары яшәртә.
Салават күпере — «Радуга»!
Бар юллар сиңа илтә.
Таза суың, чиста һаваң
Картларны егет итә!

Җирдә әгәр оҗмах булса,
Оҗмах үзе шушында
Ак каеннар кочагында,
Наратлар ышыгында!

Салават күпере — «Радуга»!
Бар юллар сиңа илтә.
Фәрештәдәй табипларның
Дәвалары яшәртә.
Салават күпере — «Радуга»!
Бар юллар сиңа илтә.
Таза суың, чиста һаваң
Картларны егет итә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »