Һава фаҗигасе (Бала кайгысы)

Зәңгәр күктә тимер кошлар
Җанны телеп нигә оча?
Болытларда югалсыннар,
Кайгыларны яңартмыйча.
Кышкы көндәй кыска гомер.
Сиңа да — бер, миңа да — бер.
Бер гөнаһсыз сабыйларны
Ник үзенә алгандыр гүр?

Бала кайгысы күрергә
Язмасын ул беркемгә дә.
Балдан татлы, нурдан якты,
Һәркемгә дә газиз бала.
«Сау булыгыз!» димәдегез.
«Хуш булыгыз!..» дидегез шул.
Соңгы күрешү булырын
Күңелегез сизгәндер шул…

Балакайлар, сабыйкайлар..
Кыска булды гомерегез.
Сезне сагынып, юксыныплар
Елар әткәй-әнкәегез.
Җәйгор булып күктә балкый
Бер гөнаһсыз җаннарыгыз.
Якты булсын гүрләрегез!
Җиңел булсын туфрагыгыз!

Бала кайгысы күрергә
Язмасын ул беркемгә дә.
Балдан татлы, нурдан якты,
Һәркемгә дә газиз бала.
«Сау булыгыз!» димәдегез.
«Хуш булыгыз!..» дидегез шул.
Соңгы күрешү булырын
Күңелегез сизгәндер шул…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »