Вәсиләм!

Илдә түгел, җирдә түгел,
Җиһанда да синдәй юк.
Күңелкәем, йөрәккәем
Сиңа тора тартылып.

Әй, Вәсилә, Вәсиләкәй,
Фәрештәм минем, алиһәм.
Сиңа салкын җил тидертмәм,
Кулларымнан һич төшермәм.
Кәдерлем дип, бәхетем дип,
Юлларыңа гөлләр өям!

Мең кояшлар кайнарлыгы
Йөрәк түреңә сыйган.
Син янымда булганга ла,
Якты һәм нурлы дөньям.

Әй, Вәсилә, Вәсиләкәй,
Фәрештәм минем, алиһәм.
Сиңа салкын җил тидертмәм,
Кулларымнан һич төшермәм.
Кәдерлем дип, бәхетем дип,
Юлларыңа гөлләр өям!

Шатлыгым син, куанычым,
Бәхет кошым — Вәсиләм.
Якты йолдыз, кояшкаем!
Сине өзелеп сөям!

Әй, Вәсилә, Вәсиләкәй,
Фәрештәм минем, алиһәм.
Сиңа салкын җил тидертмәм,
Кулларымнан һич төшермәм.
Кәдерлем дип, бәхетем дип,
Юлларыңа гөлләр өям!

Голосов пока нет
« »