Хризантемалар

Матур күзләрең өстендә
Керфекләрең ук кебек.
Синдәй күзләр җирдә түгел,
Җиһанда да юк кебек.

Сөйгәнемнең керфекләре
Кебек матурлар алар —
Хреза, Хреза, Хреза, Хреза,
Гүзәл Хрезантемалар!

Бакчамда үсә шәп гөлләр —
Гүзәл Хрезантемалар!
Гөлләр аша төбәлгәннәр
Миңа синең карашлар.

Сөйгәнемнең керфекләре
Кебек матурлар алар —
Хреза, Хреза, Хреза, Хреза,
Гүзәл Хрезантемалар!

Керфекләреңнең уклары
Кадалды йөрәгемә.
Хрезантемалар бик күп ул,
Син, җаным, берәү генә.

Сөйгәнемнең керфекләре
Кебек матурлар алар —
Хреза, Хреза, Хреза, Хреза,
Гүзәл Хрезантемалар!

Голосов пока нет
« »