Җавап көтмә

«Сөям!..» диеп, «Көям!..» диеп
Иөрмә син артларымнан.
Башка берәү йөрәгемдә,
Башка берәү җанымда!

Җавап көтмә, җавап көтмә
Эчкерсез сөюеңә.
Син миңа насыйп түгелсең,
Мин насыйп түгел сиңа!

«Сөям!», «Яратам!» дисәң дә,
Сиңа җавап бирмәмен.
Мин бит һич тә сине түгел,
Мин башканы сөямен.

Җавап көтмә, җавап көтмә
Эчкерсез сөюеңә.
Син миңа насыйп түгелсең,
Мин насыйп түгел сиңа!

Мәхәббәтең өчен сиңа
Рәхмәтлемен, кадерлем.
Ач күзеңне, сиңа дигән
Янында тора бәгырең.

Җавап көтмә, җавап көтмә
Эчкерсез сөюеңә.
Син миңа насыйп түгелсең,
Мин насыйп түгел сиңа!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »