Гәүһәр туй

Бер-бер артлы туйлар уза,
Көмеше, алтыннары.
Яшьләр һаман яп-яшь кала,
Ә гомер чаба ары!

Бүген бездә, бүген бездә —
Иң матур туй, затлы туй!
Туйларның иң-иң гүзәле —
Бриллиант туй, гәүһәр туй!
Бокалларга сутлар салып,
Яшьләр өчен эчеп куй!

Озын-озак булсын иде
Мәхәббәт гомерләре.
Һәркемнең алтын-гәүһәр
Туйлары булыр әле!

Бүген бездә, бүген бездә —
Иң матур туй, затлы туй!
Туйларның иң-иң гүзәле —
Бриллиант туй, гәүһәр туй!
Бокалларга сутлар салып,
Яшьләр өчен эчеп куй!

Карт калып була утызда
Һәм яп-яшь — сиксәннәрдә.
Ходай озын гомер бирсен
Сөеп-сөелгәннәргә!

Бүген бездә, бүген бездә —
Иң матур туй, затлы туй!
Туйларның иң-иң гүзәле —
Бриллиант туй, гәүһәр туй!
Бокалларга сутлар салып,
Яшьләр өчен эчеп куй!

Голосов пока нет
« »