Мин сине яратам (өченче вариант)

Кайчан гына без шушында
Икеү утырган идек.
Күктән яуган йолдыз карны
Учка тутырган идек.
Учка тутырган идек.

Хәзер ялгыз кырпак карга
Уйларымны тагатам.
Эзләремнән — сизмәдем дә
Бер сүз калган: "Яратам!"
"Мин сине яратам,
Яратам, яратам!".

Өмет уята мы шул сүз
Икәү очрашкан җиргә?
Тагы киләм. Эләрем юк,
Тик карлар уйный җилдә…
Тик карлар уйный җилдә…

Еллар кары гына нигә
Күңел хисенә көчсез?
Күпме яусада күмә алмый,
Йолдыздай яна өч сүз:
"Мин сине яратам,
Яратам, яратам!"

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »