Чакыр мине (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Булса-булсаң җирдә меңәр йолдыз,
Сиңа очар идем туп-туры.
Минем өчен син иң акыллысы,
Минем өчен иң-иң матуры.

Кайгы төшсә әгәр башларыңа
Чакыр мине, килеп җитәрмен.
Күңелеңнең әрнү-сагышларын
Үзем белән алып китәрмен.

Минем җаным синдә яши һаман,
Үземнән дә якын син миңа.
Кирәк булса булган гомеремне
Бүләк итәр идем мин сиңа.

Кайгы төшсә әгәр башларыңа
Чакыр мине, килеп җитәрмен.
Күңелеңнең әрнү-сагышларын
Үзем белән алып китәрмен.

Булган бәхетеңнең тәмен тоеп,
Рәхәтләнеп яшә, җанашым.
Гел шат булсын синең күңелләрең,
Гел елмаеп торсын карашың.

Кайгы төшсә әгәр башларыңа
Чакыр мине, килеп җитәрмен.
Күңелеңнең әрнү-сагышларын
Үзем белән алып китәрмен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »