Алмагач чәчәге

Категория: көе сүзләре

Алмагач чәчәген охшатам
Кызларның иң матур чагына.
Салкын җил, кыраулар өшетсә,
Коела чәчәге, коела.

Тормышның җилләре аясын
Салкыны, бураны тимәсен.
Алмагач чәчәге язмышын,
Алмагач чәчәге язмышын,
Кызларга бирмәсен, Ходаем.

Кызларның да бик язмышлары
Нәк менә алмагач чәчәге.
Мәхәббәт юлында адашса
Җуела бәхете җуела.

Тормышның җилләре аясын
Салкыны, бураны тимәсен.
Алмагач чәчәге язмышын,
Алмагач чәчәге язмышын,
Кызларга бирмәсен, Ходаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »