Аллы-гөлле гөлчәчәкне
Иснә, бәгырем, исле ул;
Үзе алсу, үзе нәфис,
Бигрәк синең төсле ул.
Гөл чәчәгенә бәйләнеп,
Чия пешә бал кебек.
Буең зифа яшь тал кебек,
Йөзең тулган ай кебек.
Алларым, диям сине,
Гөлләрем, диям сине;
Аллы-гөлле чәчәгем,
Дип, өзелеп сөям сине.
Варианты песни
Бу җыр Бәширә Насыйрова репертуарында бар
«
»