Азан

Хәйран калып, юлларымнан туктап,
Моң агышын кабат тыңладым.
Буатлардан килгән азан аша
Яшәү фәлсәфәсен аңладым.
Ничә еллар буе усал җаннар
Мәхрүм иткән безне азаннан.
Тик барыбер ниләр булса булган
Язмаган бит халкым иманнар.

Кичке авыл өстен нурга күмеп
Яңгырады азан тавышы.
Илахилык биреп күңелләргә,
Тирбәлдереп йөрәк агышын.

Кичке авыл өстен нурга күмеп
Яңгырасын азан тавышы.
Илахилык өстәп күңелләргә,
Тирбәлдереп йөрәк агышын.

Кичке авыл өстен нурга күмеп
Яңгырады азан тавышы.
Илахилык биреп күңелләргә,
Тирбәлдереп йөрәк агышын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »