Соңгы тапкыр (икенче вариант)

Иссен җилләр, яусын карлар,
Яусын яңгыр, яусын яңгыр.
Киләм әле яннарына, булса да ул
Соңгы тапкыр, соңгы тапкыр.

Соңгы тапкыр иреннәрне,
Күнелләрне шулай диде.
Хәтеремдә йөрәгемдә
Шушы сүзләр янар инде.

Соңгы тапкыр күрешүләр,
Сөйләшүләр, сөйләшүләр.
Сизми калдык соңгы булган
Сөюшүләр, үбешүләр.

Соңгы тапкыр иреннәрне,
Күңелләрне шулай диде.
Хәтеремдә йөрәгемдә
Шушы сүзләр янар инде.

Соңгы тапкыр күрешуләр,
Соңгы тапкыр сөйләшүләр.

Оныт димә, кинәш бирмә,
Калсын яра, калсын яра.
Әле беркем таба алмаган
Аерылудан һичбер дәва.

Соңгы тапкыр иреннәрне,
Күнелләрне шулай диде.
Хәтеремдә йөрәгемдә
Шушы сүзләр янар инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »