Агым су (беренче вариант)

Агым суның буйларында
Матур кырлар, урманнар.
Шул кырлар да тырышып эшли
Безнең дуслар, туганнар.

Акчаралаклар суга төшә,
Агым су буйларына.
Иртән — истән, төнен — төштә
Сыкмыйсың уйларымнан.

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар гел шулай.
Аккан сулар кире кайтмый
Яшь гомерләр дә шулай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.9 (17 голосов)
« »