Төшләремә керә бөдрәләрең

Төшләремә керә бөдрәләрең,
Чәчләреңдә гелән адашам.
Хыялларым эри ял таңнарда,
Таңнар охшаш синең карашка.

Бәхетләрнең бәрхәт бал-аслары
Түшәлгәндә аяк астыма.
Бүлешимен диеп бәхетемне,
Эзләремне әзләп ашкынашам.

Уртак язлар безгә язгандыр бит,
Җилеп килсәм, тулпар иярләп.
Адаштырып алтын чәчләреңдә
Яннарымнан мине җибәрмә.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар « »