Хуш, әтием!

Хуш, әтием, инде мәңгелеккә
Аерылды безнең аралар.
Өзгәләнеп күпме еласак та
Күрешергә юк шул чаралар.

Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит, әткәй, барысын беләсең.
Без шатлансак көләч, ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.

Бәлки җаннар өйгә кайталардыр
Һәр атнаның җомга кичендә.
Берсе генә дога кылмасмы дип,
Искә алып минем өчен дә.
Кайвакытта һич тә аера алмыйм,
Әллә исән, әллә улгәнсең.
Авыр чакта исән кеше кебек
Төшкә кереп киңәш бирәсең.

Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит, әткәй, барысын беләсең.
Без шатлансак көләч, ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »