Яратканны юксыну җиңел

Категория: көе һәм сүзләре

Кабул итсәң дә син ярым диеп
Йөрәккә бит булмый боерып
Үзең шулай яшәп өйрәнгәнмен
Сафлыкны ялганнан аерып.

Ике яр уртада ташкын, ә син
Теге як ярында елганың
Әйтерсең лә көтәсеңдер кебек
Ташкыннар сүрелеп торганын.

Яратмаган белән яшәү авыр
Яратканны юксындым мин гел
Дөрләгән сөюләр сүнде инде
Ялкыннардан калды бары көл.

Ике яр уртада ташкын, ә син
Теге як ярында елганың
Әйтерсең лә көтәсеңдер кебек
Ташкыннар сүрелеп торганын.

Сөям дигән синең сүзләреңне
Кабул итә алмый шул күңел
Яратмаган белән яшәгәнче
Яратканны юксыну җиңел.

Ике яр уртада ташкын, ә син
Теге як ярында елганың
Әйтерсең лә көтәсеңдер кебек
Ташкыннар сүрелеп торганын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »