Иң зур ялгышым

Үз кулларым белән бирдем бәхетемне.
Җир йотмаган мине нигә шул вакыт?
Бөтен гомеремне бирер идем хәзер
Әгәр ялгышларны булса туктатып.

Кичер мине, балам, гомер бүләк иттем,
Ләкин сиңа бәхет бирә алмадым.
Синнән башка яшәү — яшәү түгеллеген
Ачы газапларга төшкәч аңладым.

Син бит, балам минем, йөрәк түрләремнең
Өзелепләр төшкән иң зур ялгышым.
Беркем белми торган ачы язмышым син,
Мәңге бетми торган гомер сагышым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »