Иске кара урман

Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;

Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмаек дус булсак.

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк дөнъя көтәргә.

Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Кара да гына елан, ай, туз башлы
Йөридер лә камыш буенча.

Карурманга кергән чакта,
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмаек, дус булсак.

Ялгыз башым, юк юлдашым,
Йөрим миндә язмыш буенча.

Карурманга кергән чакта,
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән үтәрбез?

Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмаек, дус булсак.

Дус-иш белән бергә эш иткәндә,
Теләкләргә тизерәк җитәрбез.

Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »