Иске кара урман (өченче вариант)

Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;

Карурманга кергән чакта,
Кошлар сайраган чакта,
Ай, бигърәк моңсу шул чакта.

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк дөнъя көткәндә.

Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »