Ялчыгол (беренче вариант)

Ялчы, ялчы, Ялчыгол,
Ярышканда яучыл бул,—
Ярышканда яучыл бул,—
Ятма йоклап, Ялчыгол.

Кызлар яратмый ялкауны,
Аргамактан ярсу бул!

Ат сайласаң, сайлап ал син,
Ефәк яллы җирәнен.
Җил чыгарып, җилсез көнне
Җилдәй кызу җилгәнен.

Җитәм, дигән җиренә
Алып барып җитәр ул, —
Сагынганда, сөйгәнеңә
Һә дигәнче илтәр ул.

Шул вакытта бәхетеңә
Ирешәрсең, Ялчыгол,—
Иркәң белән күгәрчендәй
Гөрләшерсең, Ялчыгол.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ялчыгол»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »