Ирәндек

Һай!.. Иртәнчәккәй торып, бер карасам,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете,
Һай!.. Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете.

Өмет өзмәң, дуслар, бу дөнъядан,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Бәйрәм булып китер бер көнне,
Һай!.. Бәйрәм булып китәр бер көнне.

Һай!.. Иркәләрмен, дидем, кич килермен, дидем,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Картлар күрер, ярамый, җаным, ди,
Һай!.. Картлар күрер, ярамый, җаным, ди.

Сул битеннән үзен сурып үптем,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Картлар безгә карамый, җаным, дип,
Һай!.. Картлар безгә карамый, җаным, дип.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ирәндек»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »