Яшәп сусын канмады

Көндез кояшым елмайса,
Төнен аем базлады,
Кураемның асыл моңы
Хисләремне назлады.

Моңлы, нурлы атайсалда
Яшәп сусын канмады!
Их, сыда йөрәккәйләр,
Уза шул гомеркәйләр!

Илһам кошы сайрый-сайрый
Җан төякне данлады.
Саф мәхәббәт ялкыннары
Күкрәгемне ялмады.

Мәхәббәтле илкәемдә
Яшәп сусын канмады!
Их, сыда йөрәккәйләр,
Уза шул гомеркәйләр!

Җирем суты, җирем коты
Каннарымда кайнады,
Күк Уралның гүзәллеге
Күңелемне арбаны.

Хәйран матур бу дөнъяда
Яшәп сусын канмады!
Их, сыда йөрәккәйләр,
Уза шул гомеркәйләр!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »