Иң кадерле минутлар

Категория: көе сүзләре

Күңелебез сәхрәсендә
Сайраган чакта кошлар,
Яшьлек белән хушлашырга
Ашыкмаекчы, дуслар!

Тик яшьлектә генә була
Балдай татлы минутлар!

Йөрәгебез учагында
Дөрләп янганда утлар,
Яшьлек белән хушлашырга
Ашыкмаекчы, дуслар!

Тик яшьлектә генә була
Кабатланмас минутлар!

Гомер көзләребез җитеп,
Кырпак сипсә дә кышлар,
Яшьлек белән хушлашырга
Ашыкмаекчы, дуслар!

Тик яшьлектә генә була
Иң кадерле минутлар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »