Чишмә юлы

Категория: көе сүзләре

Көянтәләр асып су юлыннан,
Син беренче тапкыр атладың.
Изге чишмә сукмагыннан гына,
Алап тормыш юлын башладың.

Чишмә юлы бәхет юлы булсын,
Чишмә юлы булсын тип-тигез.
Уйларыгыз һәрчак бердәм булсын,
Бергә озын гомер итегез.

Чишмә юлы чәчәк белән тулы,
Чәчәк кебек синең хисләрең.
Пар күбәләкләр кебек киләсез,
Пар булыгыз иртә, кичләрен.

Чишмә юлы бәхет юлы булсын,
Чишмә юлы булсын тип-тигез.
Уйларыгыз һәрчак бердәм булсын,
Бергә озын гомер итегез.

Су юлыдай булсын озын тормыш,
Бәхетегез һәрчак ак булсын.
Адымда мин кияү кыю булсын,
Яшь киленчәк юлың уң булсын.

Чишмә юлы бәхет юлы булсын,
Чишмә юлы булсын тип-тигез.
Уйларыгыз һәрчак бердәм булсын,
Бергә озын гомер итегез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »