Бер генәм

Күз алдымда айны күрсәм
Күз алдыма киләсең.
Яңгыр тамчылары булып
Тәрәзәләргә чиртәсең,
Тәрәзәләргә чиртәсең.

Бергенәм, кояш нуры,
Барысыннан кадерлерәк.
Онытмыймын бер кайчан,
Онытмыймын бер кайчан.
Килче, килче, килче тизерәк,
Көтәм бит килче.

Күңелемне кайтар инде,
Уйларымны хурлама.
Сөю тулы караш белән
Күзләремә карма,
Күзләремә карма.

Килче, килче,
Бергенәм, кояш нуры,
Барысыннан кадерлерәк.
Онытмыймын бер кайчан,
Онытмыймын бер кайчан.
Килче, килче, килче тизерәк,
Көтәм бит килче.

Урладың уйларымны,
Утлар салдың йөрәккә.
Күңелемнең түрендә
Син калдың мәңгелеккә,
Син калдың мәңгелеккә.

Килче, килче,
Бергенәм, кояш нуры,
Барысыннан кадерлерәк.
Онытмыймын бер кайчан,
Онытмыймын бер кайчан.
Килче, килче, килче тизерәк,
Көтәм бит килче.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »