Без җирдә кунак кына

Категория: көе сүзләре

Ташлы юлдан барганда да
Кояшка карап барам.
Ташын җыймый күңелемә
Чәчәк назларын салам.

Тузаннары юлда калсын,
Ташы калсын тауларда.
Ямьдә бары сандугачлар
Кунып сайрый талларда.

Яктылыгын салам ямьгә
Үткән һәрбер көннәрнең.
Шомын түгел йолдызларым
Үткән һәрбер төннәрнең.

Тузаннары юлда калсын,
Ташы калсын тауларда.
Ямьдә бары сандугачлар
Кунып сайрый талларда.

Без бит җирдә кунак кына,
Ямьнәр китәр бер вакыт.
Бу дөнъя бит фаный гына,
Калыйк аны яратып ла.

Тузаннары юлда калсын,
Ташы калсын тауларда.
Ямьдә бары сандугачлар
Кунып сайрый талларда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »